«Халкымның күңел бизәкләре» Төбәк сәнгать күргәзмәсе ачылу (12+)

15 август көнне 16.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Халкымның күңел бизәкләре» исемле төбәк сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы көненә һәм Яр Чаллы шәһәре көненә багышлана. Чара кунаклары Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Тукай районы рәссамнары белән аралаша һәм аларның иҗаты белән таныша алачак. Экспозициядә төрле техникада – графика, майлы буяулар, гуашь, күмер, карандаш белән башкарылган 30 дан артык эш тәкъдим ителә. Күргәзмәдә төрле юнәлештә эшләүче осталарның рәсемнәре тупланган: натюрмортлар, пейзажлар, портретлар, сюжетлы композицияләр.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Күргәзмәгә рәхим итегез!