Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу (6+)

21 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсе үзенең укучыларын елның төп вакыйгасы – Балалар китабы атналыгын ачу тантанасы һәм «Китап дөньясына зур сәяхәт» гаилә белән уку фестиваленә җыйды.

IMG_4711
IMG_4789
IMG_4716
IMG_4807
IMG_4811
IMG_4814
IMG_4724
IMG_4800
IMG_4815
IMG_2860

Яшь китап сөючеләр әкият геройлары белән бергә гаҗәеп китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә юнәлде. Танылган балалар әсәрләренең әдәби геройлары һәм фестиваль кунаклары тылсымлы театр дөньясына чумды. Әкият персонажлары катнашучыларга китапның хәзинә булуы хакында тагын бер кат исләренә төшерде, аларның игътибарын китапханәгә җәлеп итте һәм «Золотой ключик или приключения Буратино» курчак театры спектакленә чакырды.

Фестиваль мәйданчыкларының берсендә «Укыйбыз. Иҗат итәбез. Рәсем ясыйбыз» исемле сәнгатьле укулар узды. Анда кунаклар балалар әдәбиятындагы яңа китаплар белән танышты, кызыклы биремнәр үтәде, кычкырып укыды һәм кызыклы сорауларга җавап эзләде.

Фестиваль кысаларында шагыйрә Рәмзия Вәлиева, Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Яһудин һәм Әлмәт шәһәреннән килгән, танылган татар язучысы Рафаил Төхвәтуллинның улы Рөстәм Төхвәтуллин белән очрашулар узды. Кунаклар үзләренең китаплары, киләчәккә иҗади планнары турында сөйләде. Балалар авторларның танылган әсәрләрен укыды.

Көн дәвамында китапханәдә фотога төшәргә теләүчеләр өчен фотозона эшләде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: