«Сак бул, вирус!» Мәгълүмати куркынычсызлык сәгате (12+)

11 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә «Китапханә киңлегендә уңай Интернет» акциясе кысаларында «Сак бул, вирус!» исемле мәгълүмати куркынычсызлык сәгате узды.

10ф.«Осторожно, вирус!»
10ф. Что вы знаете о вирусах
10ф. игра «Спаси компьютер от вируса!»
10ф. Подумаем вместе

Чараның беренче өлешендә укучылар вирусларны кем һәм нәрсә өчен уйлап табуы, аларның ни өчен шулай аталуы, вирусларның төрләре һәм алар белән көрәшү ысуллары турында белде.

Икенче өлештә җиденче сыйныфлылар «Компьютерны вирустан коткар!» уенында катнаша алды. Уен «Куркынычсызлык техникасы», «Эзләрне тап», «Киресенчә», «Ребусны чиш», «Сак бул, вируслар!» дигән берничә сынаудан торды. Балалар, өч командага бүленеп, коткару операциясенә кереште. Һәр дөрес җавап өчен вируска каршы виртуаль ук бирелде, аны иң күп санда җыя алган команда җиңүче дип танылды. Уен бик күңелле һәм кызыклы узды. Балалар белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә, компьютер вирусын җиңә алды.

Чара азагында укучылар «Ералаш» киножурналының «Крайняя мера» һәм «Как стать знаменитым» чыгарылышларын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: