Укучыларга читтән торып хезмәт күрсәтү

Бесплатно

Хөрмәтле укучыларыбыз!

19 МАРТТАН МАХСУС КҮРСӘТМӘ булганчыга кадәр китапханәләр укучылары өчен вакытлыча махсус режимда хезмәт күрсәтү формасына күчү турында хәбәр итәбез!

Татарстан Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиягә каршы комиссиясесенең 2020 елның 16 мартыннан 22 нче санлы «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясен кертүне һәм таратуны кисәтү буенча чаралар турында»  карары белән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2020 елның 17 мартыннан 220 нче санлы  боерыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2020 елның 17 мартыннан 3237-01 нче санлы хаты, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең 2020 елның 19 мартыннан 34 нче санлы боерыгы, «ҮКС» МБУнең 2020 елның 19 мартыннан 65 нче санлы (ОД) карарына ярашлы китапханә кулланучыларына хезмәт күрсәтүне чикләргә боерык бирелде: уку залларына кулланучылар керүне туктатып торырга һәм кешеләр җыелуны булдырмаска.

Китапханә укучылары мәгълүмати-китапханә хезмәтләре белән читтән торып куллана ала.

библиотека-челны.рф сайтында сезнең өчен түбәндәгеләр эшли:

Чаллы шәһәренең әдәби картасы

Электрон каталоглар

Виртуаль белешмә хезмәте

Китапны куллану вакытын Online-озайту

Түләүсез «ЛитРес» электрон китапханәсе

Виртуаль күргәзмәләр.

Шулай ук «ҮКС» МБУ китапханәләре укучылары түбәндәге хезмәтләр белән бушлай куллана ала:

– Сорау буенча документларны сканлаштыру һәм электрон почта аша җибәрү;

– «Консультант Плюс» системасында норматив-хокукый актларга заказ бирү;

– Сезне кызыксындырган темалар буенча әдәбият исемлеге төзү. 

Сорауларыгыз булса, белешмә-мәгълүмат бүлегенә 8(8552) 70-02-26 телефон номеры яки library-sio@mail.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. 

Китапханә филиалларының адреслары һәм телефоннары белән Китапханәләр битендә таныша аласыз. 

Поделиться: