Гомумроссия китапханәләр көне ONLINE режимда (0+)

Бесплатно

27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көне кысаларында Үзәк китапханә үз укучылары өчен онлайн-форматта бай эчтәлекле программа әзерләде.

Чара Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендәге аккаунтларда туры эфирда узачак.

Instagram кулланучылар реаль вакыт режимында танылган язучылар Р.Вәлиев һәм Ф.Сафин белән аралаша алачак. 

Үзәк китапханәнең ВКонтактедагы төркемендә турыдан-туры эфирда рәссам Фадеевлар нәселенең ТАССР оешуга 100 ел булуга багышланган ике шәһәрнең «Туган ягым» вернисажын ачу тантанасы узачак. Онлайн эфирда Чаллы шәһәреннән ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Мария Ивановна Фадеева, Менделеев шәһәренең танылган профессиональ рәссамнары Ольга Александровна һәм Николай Иванович Фадеевлар катнаша.

Декоратив-гамәли сәнгать сөючеләр өчен «пыялага рәсем ясау» техникасы буенча «Татар мотивлары» виртуаль мастер-классы үткәреләчәк. Анда татар милли киемендәге кыз образы тудырылачак. 

Бу көнне интернет-кулланучылар онлайн режимда туган якка багышланган викторинада катнаша алачак.

Поделиться: