Балаларны яклау көненә онлайн-программа (0+)

Халыкара балаларны яклау көненә Үзәк балалар китапханәсе  «ВКонтакте»дагы төркемендә онлайн-режимда «Китап белән бергә җәйгә керик» программасын тәкъдим итә.

Шәһәр китапханәләр системасының балалар белән эш буенча директор урынбасары Каюмова Регина Балаларны яклау көне һәм елның иң матур вакыты – җәй башлану белән тәбрик итәчәк.

Бу көнне балаларны төрледән-төрле кызыклы чаралар көтә.

Виртуаль уеннарда катнашып, балалар әти-әниләре белән бергә уен-викторина сорауларына җавап бирә һәм дөрес җаваплар өчен призлар ала алачак. Шулай ук шәһәрнең балалар китапханәләре буенча видеоэкскурсиядә кылырга, кызыклы китаплар белән танышырга, мастер-класста файдалы ябалак ясарга өйрәнергә һәм онлайн-физкультминутта катнашырга мөмкин булачак. «Бәхетле балачак» иҗади бәйгесе дә бу көнне старт алачак.

Викторинада катнашырга теләүчеләр (8-8552) 38-30-26 телефон номерына шалтырата ала.

Чараның программасы

 

Поделиться: