«Татарстанның ак җилкәне син, Чаллым» онлайн бәйрәме (0+)

2020 елның 10 августында шәһәр Үзәк китапханәсе Чаллы каласының 90 еллыгына багышланган «Татарстанның ак җилкәне син, Чаллым» исемле онлайн бәйрәм уздыра.  

Чара барышында Чаллының танылган шагыйрь һәм язучылары белән онлайн очрашулар үтәчәк, аларның иҗаты һәм яңа китаплар белән танышырга мөмкин булачак. Бәйрәмгә махсус кунак буларак «Зур китап» әдәби премиясе лауреаты булган «Город Брежнев» китабы авторы Шамил Идиятуллин чакырыла. 

Бәйрәмдә шәһәребезнең мактаулы кешеләре катнашачак. Аларның тормышы Чаллы тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. 

Онлайн-чара шәһәр турында шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барачак. Тамашачыларны китап күргәзмәсе, шулай ук Чаллы каласының архитектур һәйкәлләренә виртуаль сәяхәт көтә. 

Декоратив-гамәли сәнгать белән кызыксынучылар өчен онлайн режимда мастер-класслар тәкъдим ителәчәк. 

Чара 11:00 сәгатьтә башлана.

Трансляция https://vk.com/bibl_chelny сылтамасы буенча барачак.

Поделиться: