«Дәшмәүче буын турында роман» Фикер алышу (18+)

26 февральдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Дәшмәүче буын турында роман» исемле фикер алышу узды. Чараның төп темасы 2015 елда ике дәрәҗәле әдәби премиягә лаек булган «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылган язучы Гүзәл Яхинаның «Балаларым минем» («Дети мои») исемле яңа китабы булды.

IMG_0103
IMG_0106
IMG_0121

«Балаларым минем» 20-30 нчы елларда Идел буенда яшәгән алманнар тарихы белән таныштыра.

Чара башында күрсәтелгән эпизодны сәхнәләштерү аша катнашучылар үзләрен бер мизгелгә булса да Удо Гримм хуторында итеп хис итте, анда Бах аның кызына дәресләр бирә. Алга таба кичәне алып баручы китапның сюжеты һәм төп геройлары, романда сүз бара торган кызыклы вакыйгалар белән таныштырды. Фикер алышу башында 18 нче мәктәптән килгән әдәбиятчы Галина Геннадьевна Мукаева китапның теле зур эстетик канәгатьлек тудыруы турында белдерде. 35 нче мәктәп укытучысы Дамира Шәрәфетдин кызы Гыйльманованың әсәргә җентекле анализ биргән чыгышы күпләрдә кызыксыну уятты. Бу роман бигрәк тә китап сөюче З.М.Афанасьеваның йөрәген тетрәнергә мәҗбүр итте, чөнки ул күп еллар буе үзе дә депортацияләнгән алманнар арасында яшәгән.

Әсәр буенча фикер алышу барышында һәрберсе үз фикере белән уртаклашты, сурәтләнгән вакыйгаларга һәм геройларның гамәлләренә бәя бирде. Чара барышында «Балаларым минем» атамасы астында нинди мәгънә ята? Төп герой нинди хисләр тудыра? Прототиплары булганмы? Ни өчен китап геройлары яңгырашлы фамилияләр белән аталган? – Бах, Гофман, Гримм…? кебек сорауларга җавап бирелде. Сөйләшү бик җанлы һәм эчтәлекле узды.

Чара азагында барысы да Гүзәл Яхина белән интервью презентациясен бик кызыксынып карады.

Катнашучылар билгеләп үткәнчә, фикер алышу романның асылына төшенергә һәм китапка карата күпмедер дәрәҗәдә карашларын үзгәртергә ярдәм итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: