Нәниләр өчен Җәлил турында (0+)
15 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Былбыл телле балалар» программасы кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл» исемле тематик кичә оештырды. Чара «Балаларның якын дусты» исемле китап күргәзмәсен карау белән башланып китте. Анда Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы китаплар, балалар өчен язылган шигырьләре тәкъдим ителде. Видеопрезентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең кырыс фронт шартларында иҗат итүе, фашист төрмәләрендә тоткынлыкта булган коточкыч вакытларында бердәнбер кораллары булып шигырьләре хезмәт итүе турында белде. Тематик кичә барышында шигырь укучылар бәйгесе узды. Балалар «Кызыл ромашка», «Әтәч», «Маэмай» һ.б. шигырьләрне яратып һәм сәнгатьле итеп укыды. Бу очрашу тәрбиячеләрдә дә, китап укучыларда да уңай тәэсирләр калдырды, күбесе өчен яңа һәм кызыклы ачыш булды. Чөнки һәр яңа буын әлеге легендар шәхеснең тарихын үзенчә ача, аны патриотизм һәм каһарманлык үрнәге итеп кабул итә. Муса Җәлил исеме Ватанга тугрылык, батырлык һәм кыюлык символы булып яши. |