«Музейлар төне – 2020» тәүге тапкыр онлайн форматта узды (6+)

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Халыкара музейлар көненә битараф кала алмады һәм тәүге тапкыр Бөтенроссия мәдәни акциясенә кушылды. Шуның өстенә, «Музейлар төне»н май аенда уздыру тагын да зур әһәмияткә ия, чөнки быел проектның төп темасы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Китапханә дә үзенең программасын әлеге мөһим тарихи вакыйгага багышлады. 

Акция кысаларында Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе «ВКонтакте»дагы битендә (https://vk.com/bibl_chelny) Әдәбият тарихы музее буйлап виртуаль экскурсия оештырды. Интернет-кулланучылар туры эфирда Икенче Удар Армиясенең сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда табылган сирәк экспонатлар, Мясной Бор авылы янында Үлем Үзәнендә төшерелгән фотолар белән танышты.

Роза Хәмидуллина Үлем үзәнендә казыну эшләренә барырга нәрсә этәрүе һәм анда нинди авырлыклар белән очрашуы, көрәш барган урыннарда йөрүе һәм өзелгән гомерләр эзләре буйлап узуы турында сөйләде. 
Онлайн-трансляциянең кунагы – прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Яһудин – туры эфирда үзенең фронтовик-әтисенә багышлап язган «Тормыш бу…» («Таков его жизненный путь») китабын тәкъдим итте. Әсәрнең нигезендә Нәфыйк аганың Бөек Ватан сугышында көрәш кырында алып барган көндәлек язмалары ята. 
Туры эфирга кушылып, җырчы Рәфыйк Сабиров сугыш елларының танылган җырларын башкарды.  Чара видеоэфирда «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды.

P.S. Мясной бор авылыннан Новгород өлкәсе Любань авылына кадәр сузылган урынны Үлем үзәне дип атыйлар. 1941 елның декабрендә Мясной Бор сазлыкларында гитлерчылар ягында сугышкан испаннарның Зәңгәр дивизиясе зур югалтуларга дучар була. 1942 елның гыйнварыннан апреленә кадәр бу урында Любань һөҗүм операцияләре барышында күпсанлы сугыш хәрәкәтләре бара. 1942 елның апрелендә Мясной Бор районында Волхов фронтының икенче удар армиясе чолганышта кала. 1942 елның май-июнь айларында икенче удар армиясен чолганыштан чыгару буенча операция уздырыла, ул вакытта бик күп совет солдаты һәлак була. 1942 елның 26 июнендә исә контрһөҗүмнәрнең берсендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил авыр яралана һәм пленга эләгә. Монда меңләгән ватандашларыбыз – Татарстанда туып-үскән кыю солдатлар башын сала. 
Поделиться: