Язучы Николай Алешков иҗат кичәсенә чакыра (18+)

11 декабрь көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы һәм Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Николай Алешковның иҗат кичәсе узачак. Әлеге чара авторның «Минем поэмаларым» («Мои поэмы») исемле яңа китабы басылып чыгу уңаеннан оештырыла.

Кичәдә шагыйрь, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Чаллыда нәшер ителгән бик күпсанлы китаплар авторы укучыларына үзенең яңа китабын – «Мои поэмы» дип исемләнгән поэмалар җыентыгын тәкъдим итәчәк. Ул поэма жанрында әсәрләр иҗат итү серләре белән уртаклашачак һәм кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук Үзәк китапханә фойесында «Мои поэмы» китабын сату оештырылачак.

Николай Петрович Алешков – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, «Аргамак» альманахының баш редакторы, «Сын Петра и Мариши» сайланма шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Г. Р. Державин исемендәге республика әдәби премиясе (Казан, 2005), «Свет небесный» шигъри җыентыгы өчен Александр Прокофьев исемендәге «Ладога» Бөтенроссия әдәби премиясе (Санкт-Петербург, 2009), Марина Цветаева исемендәге Халыкара әдәби премия (Алабуга, 2016),  Н. И. Рыленков исемендәге премияләр (Смоленск, 2017) лауреаты.

2018 елда Николай Алешков «Дальние луга» сайланма лирик әсәрләр китабы («Маматов» нәшрияты, Санкт-Петербург, «Библиотека российской поэзии» сериясе, 2017) өчен, Германиядә узган «Иң яхшы ел китабы» халыкара әдәби бәйгесенең Алтын лауреат дипломы белән бүләкләнә. Шушы ук китап өчен «Алтын витязь» Халыкара Славян әдәби форумында Көмеш витязьга ия була (октябрь, 2018). «Фашистлар Германиясен җиңүгә 20 ел» юбилей медале (1965), «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» медале (2005), «КамАЗ төзелеше ударнигы» мактау билгесе (1987), «Яр Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» медале, Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә медале белән бүләкләнгән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: