«Сугыш турында китап укучыларга син дә кушыл!» Батырлык сәгате (6+)

1 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсе, «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында, «Сугыш турында китап укучыларга син дә кушыл!» исемле батырлык сәгате уздырды.

цдб 1.02 акция (3)
цдб 1.02 акция (4)
цдб 1.02 акция (5)
цдб 1.02 акция (6)
цдб 1.02 акция

Совет разведчиклары һәм Бөек Ватан сугышы еллары партизаннары каһарманлыгына багышланган акциядә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Әлеге акция 1943 елның 2 февраленнән СССР Югары Советы Президиумы  карары белән «Ватан сугышы партизанына» медален гамәлгә кую датасы уңаеннан оештырыла.

Балалар сугыш елларында әлеге медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнүе хакында белде.

«Укырга, белергә истә тотарга» исемле күргәзмәдә сугыш чоры балаларына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Алар арасында Н. Богдановның «Фюнфкиндер», Е.Воробьевның «Тринадцатый лыжник», В.Козловның «Пашкин самолёт», В.Разумневичның «Письма без марок», А.Кассильның «Рассказы о войне», А.Митяевның «Подвиг солдата», С.Михалковның «Десятилетний человек», Г.Набатовның «Зина Портнова», «Рассказы о юных героях» һәм башкалар бар иде.

Акция барышында укучылар Н.Богдановның «Фюнфкиндер», В.Козловның «Пашкин самолёт» һәм «Рассказы о юных героях» хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңлады. Катнашучылар үзләре дә бик теләп разведчиклар һәм партизаннар турындагы әсәрләрдән өзекләр, сугыш турындагы шигырьне сәнгатьле итеп укыды. Һәр хикәяне укыганнан соң, балалар фикерләре белән уртаклашты. Әсәрләр барысы да тыңлаучыларда авыр кичерешләр, кызгану хисләре һәм сораулар тудырды. Чара азагында катнашучылар сугыш елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: