«Йөрәкләргә җыр-моң тулсын» Әдәби-музыкаль кичә (18+)

Бард җырына нигез салучы кем дигән сорауга, күпләр Булат Окуджава исемен атаячак, әмма ялгышачак. Чөнки учак яннарында тезелешеп утырып башкарылган гитара җырларын беренче булып Юрий Визбор таныта. Исән булса, агымдагы елның июнендә аңа 85 яшь тулган булыр иде…

P_20190815_102557 22
P_20190815_102513

Китапханәбезнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре нәкъ менә шушы юбилейга багышлады бүгенге «Йөрәкләргә җыр-моң тулсын» дип аталган әдәби-музыкаль кичәне. Әлеге чара өлкәннәр һәм инвалидлар пансионатында узды һәм тамашачыларны яшьлекләренә кире алып кайтты, күңелләрен моңга күмде. Китапханәчеләр пансионатта яшәүчеләрне танылган бардның тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты белән таныштырды. Кичә 1 нче музыка мәктәбе укытучылары Елена Емалтынова һәм Диана Суходольская башкаруындагы Ю.Визбор шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: