«Интернетны өйрән – аның белән идарә ит» уены буенча онлайн-чемпионатта теркәлү башланды (6+)

«Интернетны өйрән – аның белән идарә ит» уены буенча VIII Бөтенроссия онлайн-чемпионатта теркәлү старт алды. Анда катнашу өчен 18 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла. Ярышларда шәхси һәм төркемләп катнашу мөмкинлеге каралган.

Теркәлү 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ярышлар 7 ноябрьдә башлана һәм онлайн режимда Чемпионат порталында узачак. Анда 6 интерактив биремнәр җыелмасыннан торган турнир модуле ачылачак.

2019 елгы Чемпионатның темасы – доменнар һәм домен сәнәгате: биремнәрдә тармакның килеп чыгу тарихы, вакыйгалар, идарә итү принциплары, төзелеше һәм технологияләре чагылыш тапкан; уен җыелмаларының берсе исә .RU доменының 25 еллыгына багышланган. Ярышларга әзерлек көз көне Чемпионатның Facebook һәм «ВКонтакте» челтәрләрендәге рәсми битләрендә узачак.

Рекорд куярга яисә Чемпионатта нәтиҗәләрен яхшыртырга ниятләүчеләр өстәмә биремнәрне үти ала: Рунет турында инфографика әзерләргә яки социаль челтәрләрдә, мәктәп һәм шәһәр массакүләм-мәгълүмат чараларында Чемпионатны уздыру турында хәбәрләр бастырып чыгару. Әлеге биремнәрнең кайсын булса да сыйфатлы итеп башкарган өчен катнашучылар өстәмә баллар ала алачак.

Чемпионатка 2019 елның 5 декабрендә йомгак ясалачак. Шәхси һәм төркемләп катнашучылар арасында лидерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак:

  • 1 нче урын – MyKronoz ZeRound 2 HR Elite cмарт-сәгате
  • 2 нче урын – Samsung Galaxy A10 смартфоны
  • 3 нче урын – XEON Funtastique RP800A 3D-ручкасы

Беренче унлыкта урын яулаган уенчыларга Чемпионатны оештыручылар һәм партнерлардан кызыксындыру бүләкләре биреләчәк. Һәр катнашучы исемле онлайн-сертификатка ия булачак.

» Чемпионат турында тулырак мәгълүмат (кагыйдәләр, вакыты, бонуслар)

» Катнашучыларны теркәү

» Чемпионатка кагылышлы күп очрый торган сораулар

» Оештыручы белән кире элемтә

Чемпионат Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм «Акыллы интернет» Фонды мәгълүмати булышлыгы белән .RU/.РФ милли доменнары Координацион үзәге һәм «Ростелеком» җәмгыяте тарафыннан уздырыла. Чемпионатның төп партнеры – «Касперский лабораториясе».

 

Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия онлайн-чемпионаты – «Интернетны өйрән – аның белән идарә ит!» социаль-агарту проектының бер өлеше. Аның төп максаты – яңа интернет кулланучыларның цифрлы белем буенча грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.

Проектның нигезе – «Белемнәр» белем  бирү порталы, анда интерактив формада интернет тарихы һәм төзелеше, төп IT-сервислар эшчәнлеге, челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һ.б. турында мәгълүмат бирелгән. Алган белемнәрен тикшерү һәм ныгыту өчен теләге булганнар онлайн викторинада катнаша яисә тестлардан торган бушлай мобиль кушымтаны смартфонына урнаштыра ала.  

Һәр елны көзен онлайн-чемпионат уздырыла. Ул катнашучыларга, IT өлкәсендә көчле, белемнәре нык булганнар белән ярышып, цифрлы технологияләр турындагы белемнәрен сынап карарга һәм шул ук вакытта үстерергә ярдәм итәчәк. Бу рекорд куярга һәм, нәтиҗәдә, Чемпион исеме алып, укуда һәм көнкүрештә кирәк булачак кыйммәтле призны алырга бер мөмкинлек.

Проектны оештыручы – «Ростелеком» җәмгыяте булышлыгы белән .RU/.РФ милли доменнарының координацион үзәге.