«Гадәти булмаган музыка кораллары» Музыкаль кичә (16+)
20
Февраль 2020
Пәнҗешәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге Рок мәктәбе укытучылары белән берлектә 19 февраль көнне «Гадәти булмаган музыка кораллары» исемле музыкаль кичә уздырды. Очрашу «Бөек музыка эзләре буйлап» проекты кысаларында үтте. Кайбер музыка уен кораллары кайсы да булса илнең, дәүләт субъекты, аерым бер җирлекнең символы булып санала һәм халыкның көнкүреш үзенчәлеген, мәдәниятен һәм холкын гәүдәләндерә. Музыкаль кичәдә килеп чыгышы белән кояшлы Гавай утраулары, дәртле Испания, эссе Перудан булган (укулеле, гитара, кахон) уен кораллары тәкъдим ителде, аларның нинди көйләр чыгаруы күрсәтелде. Катнашучылар барысы бергә метроритмлы биремнәр үтәде. Рок мәктәбе укытучыларының ансамбльдә башкарган музыкаль чыгышлары кунакларның күңеленә хуш килде.
|