«Винил тарихлары…» Музыка сәгате (12+)

1 ноябрьдә уртанчы сыйныф укучылары өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә винил пластинкаларга багышланган музыка сәгате узды.

rbt
IMG_20191101_113811 – копия
IMG_20191101_113418 – копия
IMG_20191101_111501 – копия

Балалар беренче грампластинкаларның килеп чыгу тарихы, аларны ясау процессы, төрләре һәм зурлыклары буенча аерылып торулары турында белде, электрофонда көй уйнатканны күзәтте. Шулай ук укучылар кызыксынып винил фонды белән танышты: бу «миньон», «гранд» һәм «гигант» пластинкалары, «Кругозор» журналыннан алынган сыгылмалы пластинкалар һ.б.лар. Балалар өчен Филипп Киркоров, Владимир Высоцкий, The Beatles, Black Sabbath, Depeche Mode, Queen кебек чит ил җырчыларның башлангыч чор иҗатында башкарган җырлары яңгырады.

Пластинкалардагы классик уен кораллары музыкасының зур тупланмасы да кунакларда зур тәэсир калдырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: