Автор-башкаручы Олег Яковлевның музыкаль кичәсе (18+)

29 мартта 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында автор-башкаручы Яковлев Олег Витальевичның «Учларында йөртә җырларын» исемле музыкаль кичәсе узды.

sdr
sdr
sdr
dig
dav
dav
sdr
dig

Шагыйрь, музыкант, рәссам Олег Яковлев музыка мәктәбенең аккордеон буенча сыйныфын, сәнгать мәктәбен, Свердловск архитектура институтын тәмамлый. Аның экспрессионизм стилендә башкарылган рәсемнәре кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Самара шәһәре урамнары, шәһәребезнең Энтузиастлар бульвары һәм Үзәк урамдагы мәчет, Алабуга күренешләре һәм башкалар шул дәрәҗәдә чынбарлыкка якын итеп сурәтләнгән, аларны хәтта төсле фото дип уйларга мөмкин.

Автор кичәгә килүчеләр алдында үзенең «Выбрал сам», «Здравствуй Крым», «Водопад Виктория», «Не сходи с ума» кебек җырларын башкарды, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, «Иң башта нәрсә туа – текстмы, әллә көйме?» соравына ул: «Иң беренче башымда ниндидер бер образ яисә фраза барлыкка килә, аннан әкренләп көйгә һәм җырга әйләнә», – дип җавап бирде. Ә «Зеленая кровь» җырының инде күпләргә таныш булуы һәм җырлаганда тамашачыларның да кушылып җырлавы автор өчен көтелмәгән сюрприз булды.

Чарада, иҗади хезмәттәшләрен хөрмәтләп, А.В. Василенко җитәкчелегендәге В.С. Высоцкий исемендәге авторлык клубы әгъзалары Газизуллин Илшат Илдар улы, Моткин Дмитрий Александрович һәм Гобәйдуллина Розалия Миннекамил кызы да катнашты. Кичә маэстроның иң тәүге җыры – «Никогда не поздно» белән төгәлләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: