Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Яндекс» компаниясе «Әдәби геройлар галереясы» программасын башлап җибәрде

РФ Мәдәният министрлыгы һәм «Яндекс» компаниясе «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында «Әдәби геройлары галереясы» белем бирү программасы старт алуы турында игълан итте. Балалар бер җәй эчендә алдагы тормыш юлында кирәк булачак эффектлы уку күнекмәләре ала алачак.

«Хәзерге заман балалары яңа, мәгълүматка бай киңлектә яши. Алар өчен текст белән эшли белү бик мөһим: тиз һәм сыйфатлы итеп уку. Акция балаларга әдәбият буенча мәктәп программасын уен формасында үзләштерергә һәм тиз истә калдырырга, төшенергә һәм укыганга анализ ясарга өйрәнергә булышачак, – дип ассызыклады РФ Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.

«Әдәби геройлар галереясы» – ул smartykids XXI гасыр шартларында «аңлап уку» буенча балалар үсеше өлкәсендә эшләүче белгечләрдән ике айлык дәресләр курсы. Һәр яшь төркеме өчен онлайн-дәресләр атна саен узачак. Шулай ук балалар Россия театр һәм кино артистлары башкаруында мәктәп программасына кертелгән әсәрләрдән өзекләрне тыңлаячак. Чакырылган кунаклар арасында – Анна Чиповская һәм Сергей Пускепалис.

reg.smartykids.ru сайтында алдан теркәлүчеләр өчен проектның барлык мөмкинлекләре ачылачак. Һәр катнашучы махсус биремнәр үти алачак, ә курсны тулысынча узганнан соң, сертификат һәм оештыручылардан бүләкләр алачак. Милли электрон китапханә әлеге акция кысаларында әдәби әсәрләрнең электрон версияләренә ирекле керә алу мөмкинлеге тудыра. Бөтенроссия рецензияләр конкурсы финал этабы булачак. Җиңүчеләр истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.

«Әдәби геройлар галереясы» кысаларында балаларыгызны эффектлы уку күнекмәләре алуга җәлеп итегез!

 

Поделиться: