«Китапны яратып бүләк ит – 2020» Гомумроссия акциясе (0+)

Бесплатно

2020 елның 10 февраленнән 16 февраленә кадәр балаларны укуга җәлеп итү буенча «Китап укучы үстерәбез» мәдәният, сәнгать һәм мәгариф әһелләре ассоциациясе «Китапны яратып бүләк ит» дүртенче гомумроссия акциясе уздыра. Ул дөньяның күп илләрендә 14 февраль көнне билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан үткәрелә.

Бәйрәмнең төп идеясе – кешеләрне бер-берсенә яхшы китап бүләк итүгә рухландыру һәм басма китапның актуаль бүләк булып кала бирүе һәм үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтү. Без балаларны һәм өлкәннәрне дусларына, туганнарына китап бүләк итәргә, китапханәгә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, китапка аеруча ихтыяҗ зур булганнарга алып килеп бирергә чакырабыз. Акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» китапханәләре читтә калмады һәм Сезне дә «Китапны яратып укы» акциясендә катнашырга чакыра.

Әлеге вакыйга кысаларында шәһәр китапханәләре мәйданнарында балалар учреждениеләре өчен китап җыю оештырылачак, әдәби квест, язучылар иҗатлары буенча очрашулар һәм башка кызыклы чаралар узачак.

Яр Чаллы шәһәр китапханәләре акциядә катнашучы һәм яңа яисә укылган китапларын бүләк итүчеләргә рәхмәтле булыр иде.

Сезне шәһәр Үзәк китапханәсендә 10-16 февральдә Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча көтеп калабыз.

«Китапны яратып бүләк ит» дүртенче гомумроссия акциясе уңаеннан «ҮКС» МБУнең чаралар планы

Поделиться: