«Туган телебезне яратабыз» Халыкара туган тел көне (0+)

17 февральдә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллы дәүләт курчак театры белән берлектә кечкенә шәһәрдәшләр өчен «Туган телебезне яратабыз» исемле әдәби калейдоскоп уздырды.

цдб 17.02. театр (3)
цдб 17.02. театр (5)
цдб 17.02. театр (8)
цдб 17.02. театр (2)
цдб 17.02. театр (4)
цдб 17.02. театр (6)
цдб 17.02. театр (7)
цдб 17.02. театр

Театр бинасының төп холлында спектакльгә килүчеләр өчен төрле халыкларның шигырьләре һәм әкиятләреннән торган китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар олылар белән бергә «Россия халыклары дуслыгы», «Дөнья сөлгесе» мастер-классларында катнашты һәм безнең зур илебез территориясендә яшәүче үзләре белгән халыкларны атады.

Курчак театры актерлары кечкенә тамашачылар игътибарына татар халык уенын һәм дөнья халыклары әкиятләре буенча мини-тамашалар тәкъдим итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: