«Дөнья сугышчылары» Майл-арт бәйге (6+)

Бесплатно
Время проведения: 20.01.2020-10.03.2020

«Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале кысаларында, «ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе 2020 елның 20 гыйнварыннан 10 мартына кадәр «Дөнья сугышчылары» майл-арт бәйгесе узды.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырылды:
– 6-9 яшьлек балалар;
– 10-14 яшьлек балалар;
– 14-16 яшьлек балалар;
– 17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

Бәйгегә майл-арт жанрында башкарылган эшләр тапшырылды. Эшләр А4 форматындагы конверт формасында ясалды. Анда җибәрүченең адресы астына каһарман – Ватанны (Илне, Планетаны, Җиһанны, Галәмне) саклаучының батырлыгы турындагы фантастик сюжет рәсеме төшерелгән булырга тиеш иде.

Катнашучыга әлеге конвертны Россия почтасы аша җибәрергә кирәк иде. Бәйгегә кабул ителгән конверт почта аша җибәрелгән хатның барлык почта аша узган атрибутларына ия булырга тиеш (мөһер, марка). Почта тикшерүен узмаган эшләр нәтиҗәләр чыгарганда каралмаячак иде.

Җиңүчеләр 2020 елның 15 мартында «Тәхет һәм Ватанга хезмәттә» XI F4 фантастика фестивале барышында бүләкләнде.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

 

Поделиться: