М.Зощенко һәм В.Голявкин иҗатлары буенча әдәби вернисаж (6+)

24 октябрь көнне 22 нче санлы китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен юбиляр язучылар Виктор Голявкин һәм Михаил Зощенко иҗатларына багышланган «Мәктәп мәзәкләре» исемле әдәби вернисаж үтте.

IMG_7223
IMG_7242
IMG_7288

Китапханәче сөйләвеннән балалар язучыларның тормыш һәм иҗади юллары турында белде. Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән В.Голявкинның мәктәп тормышы турындагы шаян һәм көлкеле хикәяләренең аудиоязмаларын тыңлады һәм кычкырып укыды. «Карусель в голове» хикәясендә укучылар, әдәби геройга тексттагы орфографик хаталарны төзәтергә булышып, үз белемнәрен күрсәтте. «Крути снежные вертя» хикәясендә исә төп герой А.С.Пушкинның шигырен ятларга тиеш була, әмма сүзләр аның башында буталып, кызык җөмләләр килеп чыга. Балалар монда да геройга әлеге шигырьне дөрес итеп ятларга булышты. Виктор Голявкин хикәяләренең үзенчәлеге үткен сүзле һәм яхшы күңелле юмор белән аның кыскалыгында.

Шулай ук чарада катнашучылар балалар өчен иң яхшы әсәрләр – Михаил Зощенконың «Лёля и Минька»  хикәяләр циклы белән танышты. Алар төп персонажлар – абыйлы-сеңелле бертуганнарның риясыз кылган эш-гамәлләреннән көлде һәм шуның буенча үз фикерләрен дә белдерде. Укучылар Зощенконың хикәяләрендә аның үз тормышы чагылуы һәм хатирәләре аша яхшы күңелле, гадел, әхлакый яктан сәламәт булып үсү хакында яшь китап сөючеләр белән уртаклашуы турында белде.

Очрашу азагында укучылар В.Голявкинның «А ну-ка, мальчики» хикәясе буенча төшерелгән «Ералаш» балалар юмористик киножурналы серияләренең берсен карадылар. В.Голявкин һәм М.Зощенконың бик кызык һәм гыйбрәтле хикәяләре балаларның күңел түренә үтеп керә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: