#ЧаллыТукайныУкый әдәби марафонында катнаш! (0+)

Бесплатно
Время проведения: 13.04.2020-26.04.2020

13 апрель көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган  #ЧелнычитаютТукая #ЧаллыТукайныукый әдәби марафонын башлап җибәрә.

Флешмоб виртуаль рәвештә уза, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Флешмобта катнашучы «ВКонтакте»да #ЧелнычитаютТукая#ЧаллыТукайныукый төркеменә кушылырга тиеш. 

Флешмобта катнашу өчен Г.Тукай әсәрен китаптан укыганны яки яттан сөйләгәнне 1 минуттан артмаган видеога яздырырга һәм #ТукайлыЧаллы#ЧитаемТукая#КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов  хэштеклары белән VK һәм Instagram социаль челтәрләрендәге битегезгә куярга кирәк. Әлеге постка аңлатма яки комментарийларда @ билгесен, аннан соң никны (kultura_chelny һәм librarycbs_chelny) куеп, кулланучыны күрсәтергә.

Язманы куйганнан соң, эстафетаны башкаларга тапшырырга кирәк. Флешмобта катнашучыларның чыгышлары индивидуаль, шулай ук гаилә белән, рус һәм татар телләрендә булырга мөмкин.

Флешмобта танылган сәнгать әһелләре, театр артистлары, язучылар, Чаллы шәһәренең мәдәният оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашуы көтелә.

Флешмобның нигезләмәсе #ЧелнычитаютТукая#ЧаллыТукайныукый 

Оештыручылар белән элемтәгә керү өчен мәгълүмат

Шәһәр Үзәк китапханәсе
Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14 а
Тел. +79510619160 Салихова Рәйсә Данис кызы

Поделиться: