Шагыйрь М.Газизов иҗаты буенча әдәби сәгать (6+)

20 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен шагыйрь Мәхмүт Газизов иҗаты буенча әдәби сәгать узды. 

2
1

Китапханәче балаларны юбилярның тормыш юлы белән таныштырды, слайдларда аның фотолары күрсәтелде. Яшь китап сөючеләрне М.Газизовның тәүге шигырен ничә яшендә язуы, балалар өчен шигырьләрен кайчан иҗат итә башлавы турында кызыклы фактлар кызыксындырды. Балалар аның иҗаты буенча әдәби сәяхәт кылды. Укучылар авторның кызык, яхшы күңелле, акыллы шигырьләрен, әкиятләрен бик яратып тыңлады, аның санагычларын искә төшерде. Аеруча зур мавыгу белән шигырь-табышмакларны чиште. Ә китапханәгә язучының үз куллары белән бүләк ителгән, имзаланган китаплары һәм материаллары балаларда зур тәэсир калдырды.

Юбилейга авторның китап һәм мәкаләләреннән «Шагыйрь М. Газизовның тууына 80 ел» дигән күргәзмә әзерләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: