«Туган як елъязмачысы» Әдәби кичә (18+)

21 февральдә 3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби кичә уздырды. Чарага кунак буларак шагыйрь, язучы, журналист, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, РФ һәм РТ журналистлар берлекләре әгъзасы, Э.Касыймов, Е.Уткин, Ш.Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты Мансур Сафин чакырылган иде.

DSC01458
DSC01465
DSC01461
DSC01477

М. Сафин рус һәм татар телләрендә иҗат итә, классик язучыларны гына түгел, хәзерге заман язучыларының әсәрләрен дә татарчадан русчага һәм русчадан татарчага профессиональ дәрәҗәдә тәрҗемә итә. Шуның өстенә, ул актив рәвештә туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә, Татарстан һәм Яр Чаллы шәһәре җирлегендәге күп кенә археологик һәм археографик экспедицияләрдә катнаша. Аның Кама буе ягына караган тарих һәм әдәбият белеме буенча дистәләгән очерклары бар.

Язучы очрашу барышында балаларны үзенең яңа әсәрләре белән таныштырды, иҗат эшчәнлеге турында сөйләде һәм «Моя Цветаева», «Мой Пушкин», «Мой Тукай», «Сербакчага сәяхәт» кебек китапларын бүләк итте.

Авторның балаларга багышланган кызыклы һәм шаян шигырьләре укучылар күңелен яулады, алар бу иҗат әсәрләрен бик теләп укыды. Белеме буенча укытучы булган Мансур Сафин балалар белән уртак телне бик тиз тапты. Укучылар яраткан язучы абыйларының әсәрләреннән өзекләрне тыңлады, авторның шәхсән үзенә кызыксындырган сорауларын бирде һәм автографын ала алды.

Балалар XIV гасыр ахырындагы авыл урынында казыну эшләре вакытында Мансур Габдулла улы тапкан экспонатларны кызыксынып күзәтте. Мансур Сафин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә укучыларны битараф калдырмады.

Кичә мәктәп укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды, шулай ук алар якташыбыз иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп башкарды.

Чара электрон презентация күрсәтү белән тәмамланды.

Очрашу онытылмаслык мизгелләргә бай булды һәм укучылар күңелендә язучы иҗатына карата кызыксыну тагын да артты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: