«Саумы, китап!» Әдәби бәйрәм (6+)

26 февраль көнне 8 нче санлы китапханә беренче сыйныф укучылары өчен «Саумы, китап!» исемле әдәби бәйрәм уздырды. Балалар янына кунак булып  «Акыллы китап», журнал персонажы Мурзилка һәм шаян Карандаш килде.

50804fdf-b3d5-474a-802f-5ae42f856882
9d816022-759b-4927-b1a3-121355616ed6
IMG_0033
IMG_0051
IMG_0075
IMG_0080

Әдәби кичә геройлары күңелле бәйгеләр, тапкырлыкка биремнәр, четерекле сораулар әзерләгән иде, шулай ук китапханәчеләр ясаган видеороликлар тәкъдим ителде. Аларда дуслык турында күңелле җырлар яңгырады, җырлаучы алфавит һәм укучылар катнашындагы фотосурәт күрсәтелде.

Балалар бу чарага җитди һәм җаваплы карап, әзерләнеп килгән, алар хәрефләр турында шигырьләр сөйләде, мәктәп һәм мәктәп тормышы турында күңелле җырлар җырлады. Бәйрәм кунаклары укучыларга китап укучы таныклыгы һәм бердәм укучы билеты тапшырды, ә иң мөһиме, яраткан китапларын бүләк итте. Кичә менә шундый бәхетле мизгелләр белән тәмамланды.

Көн шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәмгә әверелде. Шулай да искеме ул яңамы, калынмы әллә юкамы, зурмы-кечкенәме – һәр яхшы китап күпмедер дәрәҗәдә белем чыганагы.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: