«Шагыйрь һәм акыл иясе бер җанда…» («Поэт и мудрец слились в нем воедино…») Әдәби сәяхәт (6+)

20 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен бөек рус мәсәлчесе Иван Андреевич Крыловның тууына 250 ел булу уңаеннан «Шагыйрь һәм акыл иясе бер җанда…» исемле әдәби сәяхәт узды.

Алып баручы бай эчтәлекле программа әзерләгән. Чара барышында китапханәче сөйләгәннәрдән, күрсәтелгән видеоязмалар һәм презентацияләрдән балалар бөек мәсәлче тормышындагы кызыклы фактлар белән танышты. Экраннан Иван Андреевичның мәсәлләре яңгырады. Укучылар чарада бик теләп һәм кызыксынып катнашты. Алар «Мультфильмнан өзек буенча мәсәлне таны», «Гыйбарә кайсы мәсәлдән?», «Мәсәлдәге әхлак тәрбиясе» кебек видео-викторина сорауларына җавап бирде. Әдәби бәйгеләрдәге биремнәр һәм сораулар балаларга Крыловның гыйбрәтле мәсәлләре асылына төшенергә ярдәм итте. Бигрәк тә «Гасырлар мәсәлчесе: И.А.Крылов» исемле китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән берсеннән-берсе матур мәсәл басмалары укучыларның игътибарын җәлеп итте.

Әдәби сәяхәт ахырында балалар нәтиҗәләр чыгарды: мәсәлләр яхшы күңелле, гадел, намуслы булырга өйрәтә. Аларны бәһасез хәзинә җәүһәрләре белән чагыштырырга мөмкин. Чөнки мәсәлләрдә халык мәкальләре һәм әйтемнәре, рус теленең матурлыгы һәм байлыгы саклана. Крылов мәсәлләре беркемне дә битараф калдыра алмый.

Поделиться: