«Бербөтен дөнья һәм аның бер өлеше» («Целый мир и частица от мира всего!») әдәби сәгате (12+)

25 гыйнварда, «Татарстан әдәбияты: үткәне һәм хәзергесе» туган якны өйрәнү программасы кысаларында, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Бербөтен дөнья һәм аның бер өлеше» исемле әдәби сәгать үткәрде.

Укучылар бу чарада күренекле татар драматургының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.

Татарстанның халык драматургы, публицист, театр һәм җәмәгать эшлеклесе  Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында Казанда вак һөнәрче гаиләсендә туа. Ул – милли журналистикага нигез салучыларның һәм татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе. Аны мулла итәргә хыялланган әтисенең ихтыярына каршы, Галиәсгар Камалның халыкны агарту юлын сайлавы турындагы мәгълүмат балалар өчен бер ачыш булды бу көнне. Драматург 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә. 1905 елда Г. Камал беренче татар газетасы «Казан мөхбире»ндә, ә 1906 елда «Азат» газетасында эшли. Ул башка басмаларда да хезмәт куя, үз эшчәнлегендә һәрвакыт ниндидер бер яңалык, үзенчәлек кертергә тырыша... 

Өлкән сыйныф укучыларында бигрәк тә драматургның комедияләре кызыксыну уятты. Ул милли драматургияне һәм театр сәнгатен «Беренче театр»  (1908), “Бүләк өчен” (1909), “Банкрот”(1911) кебек комедияләр белән баетты… Балаларга Г.Камалның күпкырлы эшчәнлек алып баруы турында да мәгълүмат җиткерелде. Ул Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, Ж.Мольер, Г.Хәмид һәм башка авторларның пьесаларын татарчага тәрҗемә итә. 1924 елда аңа Хезмәт герое исеме бирелә. 1939 елдан бирле Татар академия театры аның исемен йөртә.

Димәк, күренекле мәгариф һәм мәдәният эшлеклесенең хезмәте илебез җитәкчелеге тарафыннан тиешенчә бәяләнгән, дип нәтиҗә ясады укучылар.

Балалар «Г.Камал. Тормыш юлы һәм иҗаты» видеосын карады, «Галиәсгар Камал – мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге күренекле эшлекле» дигән күзәтү лекциясен тыңлады.