«Яраткан геройларда кунакта» Әдәби сәяхәт (6+)
12
Сентябрь 2019
Пәнҗешәмбе
12 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын балалар язучысы К.И.Чуковскийның юбиляр китаплары буенча әдәби сәяхәткә чакырды. Чара барышында яшь китап сөючеләр язучының «Айболит», «Муха-Цокотуха», «Чудо-дерево» кебек юбиляр китаплары белән танышты һәм төрле бәйгеләрдә ярышты. Балалар «Бу кем?» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Тылсымлы кәрҗин» уенында катнашты. Анда кәрҗиннән төрле әйберләрне (шоколад, акча, тәлинкә һ.б.) тартып чыгарып, аның кайсы әкияттән икәнен белергә тиеш булды. Шулай ук язучы иҗат иткән табышмакларны чиштеләр. Чара азагында укучылар К.И.Чуковский китабы буенча төшерелгән «Путаница» мультфильмын карады. |