«Аленушка әкиятләре битләре буйлап» дип аталган әдәби сәяхәт (6+)

4 декабрь көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Д.Н.Мамин-Сибиряк иҗатына багышланган «Аленушка әкиятләре битләре буйлап» дип аталган әдәби сәяхәт үтте. Яшь китап сөючеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән танышты. Балалар «Аленушка әкиятләре белгечләре» викторинасында катнашты, хайваннар турында табышмаклар чиште, аларның кайсы әкияттә очрауларын билгеләде һәм бик мавыгып «Серая шейка» мультфильмын карады. Сәяхәт слайдлы презентацияләр белән үрелеп барды, алар чараны тагын да ямьләндерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: