С.П. Алексеевның «Поклон победителям» китабы буенча әдәби-патриотик укулар (6+)

12 февраль көнне, «Без синең оныкларың, Җиңү!» төбәкара патриотик акциясе һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен С.П. Алексеевның «Поклон победителям» китабы буенча әдәби-патриотик укулар үткәрде.

4
3
2
1

Укучылар совет кешеләренең фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшүе, «Катюша» дип аталган артиллерия коралының бәрелешләр вакытында ярдәм итүе, туган җирне саклау өчен өлкәннәр белән бер сафка баскан балалар турында белде. Чара «Герой шәһәрләр» дип исемләнгән видеоязма карау белән дәвам итте, укучылар әлеге шәһәрләрнең ни өчен «герой» атамасы алуын аңлады. С.П. Алексеевның «Отдельный танковый батальон», «Курские соловьи», «Поклон победителям», «Бронзой поднялся в небо» һ.б. укылган хикәяләреннән балалар илебез халкы җилкәсенә төшкән сугыш авырлыкларын күзалдына китерә алды. Укучылар үзләренең әби-бабалары кылган батырлыклар турында истәлекләре белән уртаклашты, фикер алышканнан соң, без Ватаныбыз геройларының батырлыгын онытмаска һәм алар белән горурланырга тиеш, дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: