Китапханәдә Рахман Шәфигуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды (18+)

13 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рахман Шәфигуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

IMG_5850
IMG_6414
IMG_5887
IMG_5879
IMG_5833
IMG_6411
IMG_6409
IMG_6408
IMG_5840
IMG_6427
IMG_6426
IMG_6415
IMG_6413
IMG_5910

Китапханәнең тамашалар залында бу көнне язучы, публицист, матбугат ветераны һәм җәмәгать эшлеклесе, гомумән, күпкырлы талант иясен сәламләргә аның каләмдәшләре һәм иҗатташ дуслары җыелды.

Балык Бистәсе районыннан кунак булып килгән олы абыйсы Гамир Шәфигуллин язучының балачагындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерде, хатирәләр белән уртаклашты. Хезмәттәшләре һәм дуслары Мирһади Разов, Рузилә Гатина, Рәзинә Насыйбуллина һәм Галимҗан Зарипов, Рахман Галим улын тәбрикләп, иҗатының профессиональ берләшмәләр арасында тирән хөрмәт казануын билгеләп үтте. Чаллының танылган язучылары Рафис Сәлимҗанов, Рубис Зарипов, якташы Шәмгун Гарифов та аны җылы котлау сүзләре сәламләде.

Чара барышында Рахман Шәфигуллинның «Йозак», «Капкын» әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Бу повестьлар, автор сүзләре буенча, аның тормышында аеруча мөһим урын алып тора.

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, эстрада артистлары Илсөяр Зарипова һәм Илгизәр Мортазин башкаруындагы җырлар юбиляр өчен музыкаль бүләк булып яңгырады.

Очрашу турында истәлек итеп язучы китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте, автографын калдырды һәм киләчәктә әле тагын очрашырбыз, дигән ышанычын белдерде. Кичә бик кызыклы үтте һәм онытылмас мизгелләргә бай булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: