Рус шагыйре Яков Полонский иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә (12+)

16 декабрь көнне, Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен, шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан танылган рус шагыйре Яков Петрович Полонскийның 200 еллыгына багышланган «Томан эчендәге учагым яктысы» исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

IMG-20191212-WA0008
IMG-20191212-WA0006

Чара барышында укучылар Я.Полонский турында рус шигъриятенең иң даһи лирикларының берсе генә түгел, ә күркәм прозаик, рәссам һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та белде. Аның күренекле шагыйрь дәрәҗәсенә үсеп җитүендә мөһим роль уйнаган шагыйрьләр С.А.Жуковский, А.А.Фет һәм язучы И.С.Тургеневлар белән дустанә мөнәсәбәтләренә аерым урын бирелде. Балалар Я.Полонскийның әдәби мирасы белән танышты: алар арасында төрле темаларны чагылдырган шигъри җыентыклары, «Женитьба Атуева» һәм «Признания Сергея Чалыгина» кебек чәчмә әсәрләре бар. Шулай ук укучылар игътибарына Рязань шәһәрендәге шагыйрь исеме белән бәйле истәлекле урыннар турында видеофильм тәкъдим ителде. Кичәдә 1 нче музыка мәктәбе укытучысы Е.А.Емалтынова шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән популяр романсларны башкарды. «Мой костёр в тумане светит», «Колокольчик», «Узница» кебек җырлары катнашучыларга сихри һәм тылсымлы рус романсы дөньясын ачты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: