«Кабатланмас безнең сөюләр» Әдәби-музыкаль кичә (18+)
29 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә 25 тән артык җыр һәм 400 шигырь авторы Гөлүсә Шаһбан һәм аның тормыш иптәше, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан белән очрашу узды. Кичә Гөлүсә Госман кызының «Кабатланмас безнең сөюләр» дип аталган шигъри җыентыгына кергән «Калам тик үзем булып!» шигыре белән башланып китте. Шагыйрә үз шигырьләренең ничек тууы, тәүге тапкыр кулына каләм алырга нәрсә этәргеч ясавы хакында сөйләде. Чара барышында шагыйрәнең шигырьләре яңгырады, ә авторның әсәрләрен үзе башкаруы тыңлап утыручыларны аеруча тәэсирләндерде. Тамашачы аның шигырьләрендә туган өй җылысын, табигатьнең гүзәллеген һәм гашыйк кешенең бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт хисләрен тойды. Шагыйрәнең күп кенә иҗат әсәрләре гомер юлдашы Закир Шаһбанга багышланган. Очрашуда Закир Шаһбан үзенә багышлап язылган «Гомерем минем» шигырен бүген Гөлүсәсенә юллады. Ул тормыш иптәше турында горурлык һәм үзенә бертөрле наз белән сөйләде, тамашачыларга популяр җырларын бүләк итте. Ихласлылыгы һәм күңел җылысы белән аерылып торган әлеге кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Садыйкова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Айрат Суфиянов һәм Рәкыйт Аллабирде, шулай ук авторның туган ягы – Аксубай якташлары башлыгы Марат Гарифуллин үз чыгышлары белән тагын да тулыландырды. Чара азагында Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар шундый күркәм очрашу өчен рәхмәтләрен белдерде, шулай ук шагыйрә теләге булганнарга автографларын таратты. Ә тамашачы, үз чиратында, кунакларыбызга иҗади уңышлар теләп калды.
|