«Федораның юбилее – рәхим итегез, дуслар!» Әдәби-уен программасы (6+)

Мәктәп яны лагере балалары өчен Үзәк балалар китапханәсендә «Федораның юбилее – рәхим итегез, дуслар!» исемле әдәби-уен программасы узды.

цдб федора (2)
цдб федора (7)
цдб федора (4)
цдб федора (5)

Иске пластинкада яңгыраучы күңелле җырлар белән каршы алды балаларны туган көнен үткәрүче Федора. Кунаклар бик шатланып мавыктыргыч «Иң яхшы тотучы», «Шаян атучы» эстафеталарында катнашты, шәхси гигиена әйберләре турында табышмакларга җавап бирде. «Керләрне җый», «Көлсылуга булыш», «Савыт-саба юучылар» һәм «Фантлар» хәрәкәтчән уеннарыннан беркем дә читтә калмады. Әлеге уеннарда катнашып, кызлар һәм малайлар Федорага кием-салымнарны пөхтә итеп төрергә, ярманы араларга, өйне җыештырырга ярдәм итте. Бәйрәм тәбрикләү сүзләре һәм юбилярга багышлап балаларның «Ак калач» җырын башкаруы белән тәмамланды. Федора Егоровна иң яхшы бүләк – китап кабул итеп алды, ә кунакларны конфетлар белән сыйлады. Чара азагында балалар Корней Иванович Чуковскийның юбиляр әкияте буенча төшерелгән «Федорино горе» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: