«Сәламәтлекнең җиде ачкычы» Әдәби-уен программасы (6+)

IMG_20191009_144150
IMG_20191009_140241
IMG_20191009_135708
IMG_20191009_143707

9 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Иң алдынгы укытучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубы белән берлектә  «Сәламәтлекнең җиде ачкычы» исемле әдәби-уен программасы уздырды.

Чара барышында яшь китап сөючеләр авырмыйча, сәламәт һәм нык булып үсәр өчен сәламәтлекне ничек кайгыртырга кирәклеге турында белде, шулай ук «мәктәп укучысының сәламәт тормыш рәвеше» төшенчәсенә аңлатма бирелде. Китапханәчеләр балаларга кечкенәдән үк дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге хакында сөйләде. «Дөрес туклан» шәһәрендә укучылар балаларга яхшы үсәр һәм үсештә булыр өчен кирәкле витаминнар белән танышты. «Шапшак» белән бергә «Спорт белән шөгыльлән» шәһәрендә яшеренгән әкият һәм табышмаклар буенча җаваплар тапты.  «Сәламәт булырга теләсәң» исемле китап күргәзмәсе дә кунаклар игътибарыннан читтә калмады. Чара флешмоб белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: