«Раштуа сере» Әдәби-уен программасы (18+)
10
Гыйнвар 2020
Җомга
Раштуа – Россиядә Яңа елдан соң билгеләп үтелүче иң тылсымлы бәйрәм. Бу көнне теләкләр теләргә, киләчәкне юрарга, багарга мөмкин. Күңелле Раштуа бәйрәме хөрмәтенә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубына йөрүче укучылар җыелды. Кичә дәвамында җыр-бию, шигырьләр тынып тормады. Тамашачылар каршында автор-башкаручы Елена Емалтынова чыгыш ясады, шулай ук клубта шагыйрәләр Роза Гобәйдуллина һәм Людмила Черникова кунак булды. Алар башкаруында Раштуа, кыш, яңа ел бәйрәмнәре турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Шигърият сөючеләр өчен ирекле микрофон эшләде. Кыш Бабай һәм Шаян Тычкан клублыларны бәйрәмнәр белән котлады һәм төрле күңелле уеннар оештырды. |