«Исемнәре – татар әдәбияты тарихында» Әдәби кунакханә (6+)

Апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны җиһанга бүләк иткән ай, шигърият ае. Шул уңайдан 11 апрельдә 12 нче санлы татар китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби кунакханә үткәрде.

2
3
4
1

Китапханәче укучыларны Габдулла Тукай премиясе лауреатлары  Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырды. Электрон презентация ярдәмендә язучыларның китапларына күзәтү үткәрелде, истәлекле фотолар күрсәтелде, фикер алышу узды.

Кичәдә укучылар Габдулла Тукай премиясе лауреатлары әсәрләре белән беррәттән бөек татар шагыйренең үз шигырьләрен дә сәнгатьле итеп укыды. Кичә укучылар өчен файдалы һәм кызыклы узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: