«Футлярдагы кеше» Әдәби көрәш (12+)
31
Гыйнвар 2020
Җомга
30 гыйнвар көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә мәктәп укучылары катнашында Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел булуга багышланган «Футлярдагы кеше» дип исемләнгән әдәби көрәш узды. Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы сорауларга актив рәвештә җавап бирде. Рәсемнәр буенча әсәр исемен белергә кирәк булган «Логика кайда?» раунды алар өчен аеруча мавыктыргыч булды. Уенның соңгы турында командалар бер-берсенә классик язучының әсәрләре буенча белемнәрен сынаучы сораулар бирде. Жюри әгъзалары балалар өйләрендә әзерләп килгән кызыклы сорауларны һәм үзенчәлекле җавапларны бәяләмичә кала алмады. |