Җәйге каникуллар – китапханәдә (6+)

19 июнь көнне 13 нче санлы китапханәдә «Уку шәһәрендә җәй» исемле әдәби ералаш узды. Бу көнне яшь китап сөючеләрне бик күп сюрпризлар – интерактив викториналар һәм интеллектуаль күңел ачулар, экскурсияләр һәм «Җәй китаплары» исемле бәйгеләр, китап геройлары белән очрашулар һәм, әлбәттә инде, яңа китаплар белән танышу көтте.

dav
rptoz
dav
dav
dav
dav
dav
dav

Катнашучылар балалар өчен иҗат итүче танылган язучыларны искә төшерде, аларның тормыш юлыннан кызыклы фактлар белән танышты. Балалар зур кызыксыну белән әкият геройларын искә төшерде, аларга югалган әйберләрен табып бирде, әдәби викторина сорауларына җавап бирде һәм кечкенәдән таныш әкиятләреннән үзләре яттан белгән цитаталарны китерде. Убырлы Карчык белән очрашу балаларда куаныч һәм соклану хисләре тудырды. Ул укучылар белән уйнады, күңел ачты, җырлады, һәм бик мәрхәмәтле булып чыкты.

Видеомозаика балаларны рус язучыларының әкиятләре буенча мультфильмнар карарга чакырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: