«Гайдар геройлары безнең белән янәшә» Шаяннар һәм тапкырлар клубы (6+)

4 февральдә Үзәк балалар китапханәсе урта сыйныф укучылары өчен «Гайдар геройлары безнең белән янәшә» дип исемләнгән Шаяннар һәм тапкырлар клубы уены уздырды.

цдб квн гайдар
цдб квн гайдар (4)
цдб квн гайдар (2)
цдб квн гайдар (3)

Чара башында балалар А. П. Гайдарның тормыш юлы, аның тәхәллүсенең сере, «Тимур һәм аның командасы» исемле китап чыкканнан соң барлыкка килгән тимурчылар хәрәкәтенең тарихы турында мәгълүмат алды. Әлеге китап күп еллар элек туган булса да, һәр буын баласында һаман да кызыксыну уята.

Алдан өйгә эш итеп бирелгән буенча, уенда катнашучылар командага исем, шигарь һәм сәламләү уйлап килде. «Гайдарчылар» һәм «Тимурчылар» китапның эчтәлеген һәм аның геройларын яхшы белүдә көч сынашты. Аларны «Блиц-сорау»,  «Бу кемнең сүзләре?», «Максатка төгәл туры китереп», «Язу кемнән?» кебек төрледән-төрле сынаулар көтте. Шулай ук балалар А.П.Гайдар әсәре буенча кроссворд чиште. Капитаннарга «кара тартма»да китапка кагылышы булган әйбернең ни икәнен белергә кушылды.

Уен бик кызыклы узды, командалар китапны бик яхшы белүләрен күрсәтте һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: