«Бәһасез сәламәтлегеңне сакла» Квест-уен (12+)
Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру һәм зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча «Сәламәт булу – ул стиль, яисә Тормыш яшәр өчен!» программасы кысаларында Үзәк китапханәдә «Бәһасез сәламәтлегеңне сакла» исемле квест-уен узды. Кызыклы станцияләрдән торган квест-уенны узып, балалар үз сәламәтлекләре турында тагын да күбрәк мәгълүмат ала алды һәм аны кайгыртырга өйрәнде. Уенда уртанчы сыйныф укучыларыннан оешкан 4 команда катнашты. Квест Сәламәт тормыш рәвешенең төрле юнәлешләренә караган 6 станциядән торды. Станцияләр буенча сәяхәткә кузгалыр алдыннан, укучылар «Сәламәт тормыш рәвеше – аңа альтернатива юк» дип исемләнгән күргәзмә белән танышты. 1 нче станция. «Сәламәтлекнең ярдәмчеләре» (видеорәт ) 2 нче станция. «Тәмле һәм файдалы!» (файдалы ризыкларны бер кәрҗингә җый) 3 нче станция. «Без – Сәламәт тормыш рәвеше өчен» (сәламәтлек турындагы мәкальнең башын һәм ахырын тоташтырырга) 4 нче станция. «Халык медицинасы» (дару үләннәре турында) 5 нче станция. «Беренче ярдәм» (яраны дөрес итеп бәйләү) 6 нчы станция. «Файдалы ризык/ эко-ризык» (файдалы һәм зарарлы продуктлар) Уенда катнашучыларга зур рәхмәт һәм алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә! |