«Визасыз круиз» Әдәби ярышлар (6+)

25 июнь көнне 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Әкият дөньясы» мәктәп яны лагере балалары белән бергә Китап океаны буенча әдәби ярышларга юл алды, утрау һәм архипелагларда тукталыш ясады. Иң ахыргы максат – борынгы заманнарда ук пиратлар хәзинә яшереп куйган утрауны табу иде.

Балаларны юлда җиңел булмаган сынаулар көтте. Алар, «Кыюлар» һәм «Батырлар» командаларына бүленеп, юлга кузгалды.

10ф. Конкурс лНасосы¬
10ф. А ну-ка разгадай!
10ф. Вот Вам лчерная метка¬

Әдәби ярышлар берничә этаптан торды, һәр этап – ул бер катлаулы бирем: Серле Утрау – диңгез табышмакларын чишү буенча сынау, Әкият утравы – әкиятләр һәм аларның геройларын белүләрен тикшерү.

Тиздән командаларга пиратларга каршы көрәшергә туры килде. Әлеге пиратлар балаларга «кара билге» җибәрде, анда үти алмаслык, чып-чын пират-юлбасарларча биремнәр беркетелгән иде һәм бары тик дөрес җаваплар ярдәмендә генә балаларга пиратлардан качып котылырга мөмкин булды.

Китап архипелагы утраулары янында балалар океаннан шешә табып алды. Аның эчендәге юлламаны укыр өчен бик күп көч куярга туры килде, чөнки диңгез суы белән кайбер хәрефләре юылган иде, әмма тырыш юнгалар бу сынауга да бирешмәде. Юлламадан балалар хәзинәләрнең Серле утрауда яшерелгән булуы хакында белде. Анда килеп чыкканнан соң, балалар башта хәзинәләр күмелгән урынны күрсәткән язу-ребусны табып алып чиште. Монда тапкырлык һәм җитезлекләрен эшкә җикте сәяхәтчеләребез. Бу биремне дә алар менә дигән итеп башкарып чыкты. Чишелгән сүзләрнең беренче хәрефләре буенча хәзинәнең КИТАПта икәнен аңладылар, ә аңа ачкычны табарга ребус ярдәм итте.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, чарадан берәү дә татлы күчтәнәчсез китмәде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: