«Тулы тормыш белән яшибез» Түгәрәк өстәл (18+)

9 апрель көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре «Гармония» клубында «Тулы тормыш белән яшибез» исемле түгәрәк өстәл уздырды.

Микрорайонның инвалидлары белән очрашуга «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Илназ Рамил улы Киньябаев килде. Ул әлеге үзәкнең мөмкинлекләре чикле булган кешеләр белән эше турында мәгълүмат бирде. Социаль хезмәткәрләрнең өлкәннәргә һәм ялгызларга күрсәтә торган ярдәме турында җентекләп сөйләде, социаль хезмәтләрнең төрләре һәр кешенең аерым бер программасы буенча билгеләнүен аңлатты. Катнашучыларның барлык сорауларына да белгеч төгәл җаваплар бирде. Бар кешегә дә «Күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре һәм исемлеге» буклетлары таратылды. Түгәрәк өстәл барышында җирле иҗтимагый үзидарә рәисе С.С.Исаева да катнашты. Китапханәче тарафыннан «Озак һәм бәхетле яшәү серләре» исемле китапларга күзәтү оештырылды. Очрашу дустанә рухта узды.

Поделиться: