Милләт язмышы – безнең кулларда (18+)

11 апрель көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә «Милләт язмышы – безнең кулларда» исеме астында түгәрәк өстәл узды.

фото 5
фото 4
фото 2
фото 1

Түгәрәк өстәлдә Бөтендөнья татар  конгрессының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Галимҗан Салихҗан улы Зарипов, идарә әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гыйбадуллин, шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов, физика-математика фәннәре докторы Рөстәм Вәлиев, Чаллы яшьләренең URBANTATAR берләшмәсеннән татар яшьләре һәм милләт язмышына битараф булмаган зыялылар катнашты.

Китапханәче вакытлы матбугатта татар халкының үсеш стратегиясен яктырткан мәкаләләргә күзәтү ясады. Чарада катнашучылар түгәрәк өстәл артында милләтебезнең үзенчәлеген, татар мәдәниятен  саклап калу һәм үстерү, татар яшьләрен берләштерү өчен төрле кызыксындыру чаралары оештыру кирәклеге турында фикер алышты, китапханәдә мондый очрашуларның киләчәктә дә кирәклеге ассызыкланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: