Фантастика сөючеләр өчен оештырылган бәйгеләргә йомгак ясалды (6+)

Бесплатно
Время проведения: 06.02.2021-14.03.2021

Фантаст язучы Г.Уэллсның 155 еллыгына багышланган «Могҗизалар тудырырга сәләтле» дип исемләнгән F4 фантастика фестивале кысаларында, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы түләүсез бәйгеләр уздырды. 
«Киләчәкнең йөзе» әдәби бәйгесендә 12 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләге булган кешеләр катнашты. 
Бәйгегә фәнни һәм космик фантастика жанрындагы әдәби эшләр кабул ителде.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Киләчәкнең йөзе» бәйгесе нәтиҗәләре

Җиңүчеләр:
12-16 яшь төркемендә:

III урын – Данилова Аделина (Чаллы), 
II урын – Кураева Софья (Чаллы),
I урын – Малахова Анна (Ижау).

17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр төркемендә:

III урын – Алекс Рауз (Люберцы), 
II урын – Александр Рубис (Брянск өлкәсе, Погар бистәсе),
I урын – Глеб Ковзик (Мәскәү).

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!

Бәйгеләрне үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты (ГЭС, 4/14А) адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге. 
Белешмәләр өчен телефон: 8(919)644-57-29.
Җаваплы – Блинова Гүзәл Фердинант кызы.
e-mail: Zelchik@mail.ru

Поделиться: