«Укылган китаплар парады» Асфальтта рәсем ясау бәйгесе (0+)

Конкурс 1
Конкурс 2
Конкурс 4
Конкурс 3
Конкурс 5

16 июль көнне 24 нче санлы китапханә асфальтта рәсем ясау буенча бәйге уздырды. Укыган китапларын искә төшереп, яшь рәссамнар үзләренең яраткан әдәби геройларын асфальт өстендә ясады. Соры мәйданчык китап персонажлары галереясына әверелде бу көнне. Анда А.Толстойның «Золотой ключик, или Приключения Буратино» әсәреннән Буратиноны да, А.Волковның «Волшебник Изумрудного города» әкияти повестеннан Тотошканы да, А.Милнның «Винни-Пух и все-все-все» китабыннан Винни-Пухны да һәм тагын бик күп геройларны очратырга мөмкин булды. Балаларның тырышып ясаган һәр сәнгать әсәре хисләргә төренгән, җәйге матур төсләргә бай һәм бер-берсен кабатламас килеп чыкты. Ә кечкенәрәкләргә өлкәннәр булышты. Балаларның бергәләп иҗат итүе үзара дуслык хисләре уятты, мәйданчыкта шатлык-куаныч, бер-береңне аңлау һәм бердәмлек рухы хакимлек итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: