«Үз күзләрем белән күрдем мин» Шигырь укучылар бәйгесе (12 +)

18 февральдә 13 нче санлы китапханә ТИСБИ Идарә Университеты белән берлектә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйге уздырды. Муса Җәлил шигырьләре чарада катнашучыларны гитлер лагерьларына гына түгел, шагыйрьнең балачагы һәм яшьлеге иленә дә алып кереп китте.

13ф. М.Джалиль
13ф. М.Джалиль (14)
13ф. М.Джалиль (13)
13ф. М.Джалиль (11)
13ф. М.Джалиль (10)
13ф. М.Джалиль (9)
13ф. М.Джалиль (8)
13ф. М.Джалиль (7)
13ф. М.Джалиль (6)
13ф. М.Джалиль (5)
13ф. М.Джалиль (4)
13ф. М.Джалиль (3)
13ф. М.Джалиль (2)

Уку йорты студентлары үз чыгышларында язучының тормыш һәм иҗат юлы турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирде, авторның тәүге балалар шигырьләреннән башлап бөтен дөньяга данлыклы «Моабит дәфтәрләре»нә кергән шигырьләренә кадәр тукталып узды. Экранда шагыйрьнең фаҗигале язмышы турындагы презентация  күрсәтелде, Муса Җәлил сүзләренә язылган музыкаль әсәрләрдән өзекләр яңгырады.

Студентлар «Кызыл ромашка» шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. Чарада Университетның ректоры Р.Г.Нәҗипов һәм шагыйрә Ә.Ситдыйковалар да шагыйрьнең Ватанга мәхәббәтен шигырьләренә салуын, аның фашист тоткынлыгындагы коточкыч шартларда да батырларча көрәшүен бәян итте.

Бәйгедә өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнашты. Муса Җәлилнең танылган әсәрләре рус, татар һәм таҗик телләрендә башкарылды.

Кайчандыр каһарман шагыйребез: «Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын», – дип әйтеп калдырган. Арабызда үзе булмаса да, аның шигырьләре әле дә яши һәм мәңге яшәячәк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: