Китапханәдә Белем көне (6+)

Белем көнендә мәктәп укучылары өчен 13 нче санлы китапханә уздырган китап бәйрәме бик кызыклы һәм файдалы мәгълүматларга бай булды. Балалар үзенчәлекле белемнәр дөньясына сәяхәт кылды.

13ф. День знаний2
13ф. День знаний

Чара барышында укучылар «Белемнәр иле» әдәби уенында катнашты, «Янәшәдә гаҗәеп күренешләр»  эрудит-мәйданчыгында булды. «Сүзле волейбол» бәйгесендә катнашучыларны игътибарлылык һәм аң-белем таләп итүче биремнәр, шулай ук яраткан әдәби әсәрләре белән очрашу көтте.

Иң тапкырлар өчен «Гадәти булмаган мәсьәләләр һәм биремнәр» кроссворды әзерләнгән иде, балаларга шигъри биремнәр дә чишәргә туры килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: