Китаплар. Китапханә. Фикер алышулар. (18+)

10 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең «Прометей» клубында чираттагы очрашу узды. Фикер алышу өчен Россиянең танылган икътисадчысы Михаил Хазин һәм популяр блогчы Сергей Щегловның «Лестница в небо» китабы сайлап алынды. Бәхәстә китапханәнең даими укучылары һәм клуб әгъзалары катнашты.

11
2
Хазин һәм Щеглов үз китапларында укучыга Хакимият асылының яңа аңлатмасын тәкъдим итә, хакимияткә менү баскычларының барлык стадияләре – гади хезмәткәрдән алып дөнья элитасының хезмәте югары бәяләнә торган хакимият вәкиле дәрәҗәсенә җитү турында җентекләп сөйләнә. Әлеге мәсьәләләр фикер алышу өчен төп тема булды һәм кискен бәхәсләр кузгатты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: